Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Китапханәгә рәхим итегез

Китап сайлауга килгәндә, анысы - һәркемнең зәвык эше. Кем нинди китап ярата бит? Кемгә нинди язучы яисә шагыйрь ошый бит?! Мәктәп өчен кирәкме, күңел өченме, әллә вакыт уздырыргамы? Хәер, ничек кенә булмасын, балалар китапханәсендәге китаплар киштәләрдә укылмыйча ятмый.

Безнең район балалар китапханәсенә йөрүче балалар да ел әйләнәсе шул китап дигән олы хәзинәләр арасында яшиләр.

 

Ркаил Зәйдулланың “Сары кирмән хәзинәсе” китабында Бүреләр белән мәкерле Аучы көрәше... Җир астында байлык туплаган Мәңге хан, хәйләкәр Гелнәзек, мәкерле Дию... Язучының хыял дөньясында туган гайре табигый вакыйгаларда яхшылык белән яманлык, игелек белән мәкер, әкият мәйданнарында гәүдәләнеп, көрәш мәйданына чыга. Нинди генә аяусыз көрәшләрдә дә яхшылык, яктылык өстен кала. Язучы әлеге китабында үзенең укучыларын гаделлек хакына батырлыкка өнди.

 

Нәбиуллина Илүсәнең балалар өчен язылган “Батыр керпе” китабында Кар ашасаң, ни була? Эрегән кар суын Камилнең ник эчәсе килми? Атлар, чыпчыклар һәм сыерчыкларны нәрсә берләштерә? Барыннан да күбрәк эшләгән Ваняга ни өчен иң кечкенә бүлмә эләккән? Керпе урман патшасы була аламы? Илүсә Нәбиуллинаның хикәяләрен һәм әкиятләрен укып, бу сорауларның барысына да җавап таба алырсыз. Китапханәгә рәхим итегез!

 

Гөлсәрия Галиева, китап эшкәртү бүлеге хезмәткәре

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk