Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Хатын-кыз йөртүче автомобилен төзәтергә туктаган йөртүчене таптаткан

Автомобиль йөртүче хатын-кыз юлда торган машинаны абайлап бетермәгән, килеп җиткәч кенә күргән дип язалар

Татарстанда автоледи автомобилен төзәтергә туктаган йөртүчене таптаткан.   Фаҗига бүген Тукай районында килеп чыккан.

Юл һәлакәте урыныннан фотографияләр социаль челтәрләрдә таралды. 

Автомобиль йөртүче хатын-кыз юлда торган машинаны абайлап бетермәгән, килеп җиткәч кенә күргән дип язалар. Ул аны каршы як полосага чыгып әйләнеп узарга тырышкан, әмма өлгерә алмаган. Ул ватылган машина йөртүчене һәм пассажирын бәрдергән.

Юл-транспорт һәлакәте нәтиҗәсендә, машина йөртүче урында ук үлгән. Пассажирны имгәнүләр белән хастаханәгә озатканнар. 

Татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk