Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Кара диңгезгә китергән кайгы

Кайбер табутларны хәтта ачтырмадылар да, анда синең улыңмы, бүтән кешеме, аны белүче булмады. Ә Заһидкә авылга исән-сау кайтырга язган икән. Җилкә тирәсен яралап үткән пуля эзеннән башка ярасы күренмәде. Заһидне күрүгә Ясминә сөенеченнән елады да елады.

Ясминә авылга кайткан саен, тын гына агып ятучы чишмә янына килә. Менә таныш басма, бик күп тапкырлар үтелгән таныш сукмак... Яр буена утырып, яшь чакларын күз алдыннан үткәрде ул.

...Чишмәгә суга төшкән җирдән шушы киң басма өстендә Заһид, аның кулларыннан тотып, мәхәббәтен белдергән иде. Шул көннән соң алар аерылгысыз, бер-берсенә гашыйк дуслар булып калдылар. Эчкерсез, саф, гөнаһсыз мәхәббәт еллары озакка сузылмады, Заһидне армиягә алдылар. Аннары Әфганстанга җибәрәләр дигән хат килеп төште.

Бу сугыштан типсә, тимер өзәрдәй күпме егетләрне табутларда кайтардылар. Ә кайбер табутларны хәтта ачтырмадылар да, анда синең улыңмы, бүтән кешеме, аны  белүче булмады. Ә Заһидкә авылга исән-сау кайтырга язган икән. Җилкә тирәсен яралап үткән пуля эзеннән башка ярасы күренмәде.

Заһидне күрүгә Ясминә сөенеченнән елады да елады.

Әнисе: “Нигә елыйсың? Егетең сау-сәламәт кайткан бит, кайгыдан еларга язмасын”, - дигән иде.

- Әнием, йөрәгем нигәдер тыныч түгел, үзем аңлата гына алмыйм, хәерлегә генә булса ярар иде, - диде Ясминә.

Алтын көзнең матур бер көнендә алар кавышып та куйдылар. Ә туйны октябрь бәйрәмендә ясарбыз, диделәр.

- Өйләнешсәк, мин сиңа Кара диңгезне күрсәтәм, - дигән иде Заһид. Сүзендә торды бит. “Бархатный сезон”да алар Сочига юл алдылар.

Диңгезне күрүгә Ясминәнең күзләреннән сөенеч яшьләре тәгәрәде. Авылдан әллә ни еракка чыгып китә алмаган кызга бу яклар оҗмах булып тоелды. Яхшы шифаханә, әзер ризык, төрле җирләргә экскурсияләр Ясминәнең күңеленә хуш килде. Диңгезнең, кара дисәләр дә, зәңгәр булган дулкыннарында алар шактый тирбәлделәр.

- Исән-сау әйләнеп кайтсак, сиңа ак ефәктән күлмәк алырбыз, иң матур кәләш булырсың, - диде Заһид.

- Бәлки күлмәкне Сочидан гына алырбыз? – диде кыз. Шулай иттеләр дә: икенче көнгә Ясминә күлмәкле булды. Базардан ак туфли дә кайтты.

- Ясминәм, әйдә, диңгездә рәхәтләнеп коенып кайтыйк, көне дә матур, диңгез дә бик тыныч, - диде Заһид. Алар көлешә-көлешә яр буена киттеләр.

“Диңгездән кайткач, миңа туйдагыча киенеп күрсәтерсең яме”, - дигән иде кадерлесе. Ләкин киенергә насыйп булмады шул. Заһид, яр буенда биек итеп ясалган корылмага менеп (анда күбесенчә кызынып яталар), диңгезгә чумды. Шул чумудан аны тере килеш күрә алмады Ясминә. Әтисе әйткән иде бит, таныш түгел җирдә суга чума күрмәгез, су төбендә агачлар, ташлар булырга мөмкин дип. Эш үткәч кенә исенә төшерде Ясминә бу турыда.

Заһид суга чумган чакта башы белән ташка бәрелеп, минут эчендә диярлек күзләрен мәңгегә йомды шул. Эх, бер танышың да булмаган җирдә, мәетне кочаклап, берьялгызың нишләргә белмичә утырган ул үзәкөзгеч көннәр. Ярый әле, шифаханә хуҗасы ярдәмгә килде. Туганнары алырга килгәнче, Заһидне аны шәһәрдәге моргка озаттылар.

...Салкын туфрак суыта, диләр, ләкин Заһидне югалтуга ничә еллар узса да, Ясминә аны оныта да, башка берәүне дә ярата алмады. Заһиднең  малае туганга да инде шактый еллар узды. Бер дә кимәгән күлмәген кадерләп, сандык төбендә саклый ул. Заһидне сагынган саен, кулына алып, күз яшьләрен түгә. Яраткан улы, күлмәк, чишмә янындагы басма - сөйгәнен хәтерләткән иң кадерле әйберләр булып, Ясминәнең күңел түрендә мәңгегә уелып калдылар.

Рафилә ФӘТТАХОВА, Кукмара

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X