Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Бүләкне иясенә тапшырдык

Акциягә йомгак.

Җылы, матур бәйрәм — Әниләр көне уңаеннан Иркәнең концертына ике билет уйнатабыз дип вәгъдә биргән идек. Җиңүчене компьютердагы очраклы саннар генераторы программасы ярдәмендә ачыкларга кукмаралы Лилия Гарипова ярдәм итте. Исемлектәге 691 абунәче арасыннан бәхет 258нче сан астында язылган Мәлик Әгъләмовка елмайды.

Тумышлары белән Шепшеңәр авылыннан булган, Кукмарада яшәүче Гөлнур апа белән Мәлик абый: «Моңа кадәр бүләк отканыбыз юк иде. Күңел әле дә ышанмый, билетка бик сөендек», — дип, редакциягә парлашып килеп керделәр.

— "Хезмәт даны«н үзебезне белә башлаганнан бирле алдырабыз. Район яңалыклары белән шуннан танышып барабыз. Газетаны иң элек өстән-өстән генә карап чыгам да аннары бер битен, бер сүзен дә калдырмыйча җентекләп укыйм, — диде хуҗабикә. 

— Төрле хуҗалыкларга кагылышлы язмалар аеруча кызыклы. Менә райондашларны кызыксындыру өчен, бераз мәхәббәт, гыйбрәтле язмышлар турында да бирелсен иде, — дип елмаеп өстәп куйды гаилә башлыгы.

Әгъләмовларны район газетасына яздырып, квитанция күчермәсен редакциягә почтальон Гөлсирә Гатина юллаган булган. Иң беренче аңа шалтыраткач: «Үзем подписка рәсмиләштергән кукмаралыларның приз отуына аеруча куанам», — дип, безгә рәхмәтен җиткерергә ашыкты. Җиңүчеләрдән әлеге уңган хат ташучы турында бары тик мактау сүзләре генә ишеттек. 

— Почтальоныбыз бик әйбәт. Буран, яңгыр, дими, олы сумкасын асып, өебезгә елмаеп уза. Ул кергән саен барлык яңалыкларны сөйли. Исән-сау гына эшләсен, китә күрмәсен. Вакытлы матбугатка да яздыргач, пенсияне дә өләшкәч рәхәт. Гөлсирә бер-беребезнең сәламен дә тапшырырга өлгерә. Казанцев урамында яшәүчеләрдән дә хәбәрләр алып килә ул. Сумкасы болай да тулы була, үзебезнең сәламнәребезне дә аңа «тутырып» җибәрәбез, — дип көлә Әгъләмовлар.

Озак еллар тракторчы, машина йөртүче булып эшләп лаеклы ялга чыккан Мәлик абый 6нчы тегү фабрикасында, азык-төлек комбинатында хезмәт куйган Гөлнур апа белән бергә тормыш коруларына 43 ел, менә тиздән үзләренең 65 яшьлек юбилейларын билгеләп үтәргә җыеналар икән. Таҗикстандагы ике офицер улларына, Кукмарадагы кызларына, дүрт оныкларына куанып, өлкәннәрнең хәер-фатыйхасына сыенып яшәп яткан мәлләре. 

— Әтинең «чыбык очы» апасы озак еллар бездә торды. Аны Казаннан алып кайтып тәрбияләдек. Әтинең үз апасын да карап соңгы юлга озаттык. Бүгенге көндә Гөлнурның 95 яшьлек әнисе Галиябикә безнең белән гомер кичерә, — диде Мәлик абый.

«Авыр, мәшәкатьле эшегездә редакция хезмәткәрләренә уңышлар телибез», — дип саубуллашкан яңа танышларыбызга концертка парлашып барып, рәхәтләнеп ял итеп, рухи азык туплап кайтырга язсын!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев