Имтихан үткәрү пунктында БДИ өзелгән
Укучылар рус әдәбияты һәм физика буенча бердәм дәүләт имтиханнарын 28 июньдә тапшырачаклар.
Казанда имтихан үткәрү пунктларының берсендә ут бетү сәбәпле, рус әдәбияты һәм физика буенча бердәм дәүләт имтиханнары өзелгән. Бу хакта “Татар-информ” агентлыгына Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгында хәбәр иттеләр.
Казанның 89нчы мәктәбе базасында оештырылган 5804нче имтихан үткәрү пунктында 48 кеше рус әдәбиятыннан һәм 212 кеше физикадан имтихан тапшырган.
“9.53 сәгатьтә Казанның Яңа Савин районында авария аркасында ут беткән. 10.53 сәгатьтә резерв чыганактан ут җибәрелгән, 10.55 сәгатьтә 18 аудиториядә контроль материаллар басылган, ике аудиториядә имтихан башланган. Әмма 11.07 сәгатьтә трансформатор подстанциясендә шартлау булган һәм янә ут беткән”, - дип билгеләп үттеләр ведомствода.
Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы белән Россия мәгариф өлкәсендә күзәтчелек хезмәте белән бергә имтиханны туктату һәм БДИ бирүчеләрне 28 июньдә җыярга карар ителде. Чыгарылыш сыйныф укучылары имтиханнарын шул ук пунктта тапшырачак.
фото: Татар-информ
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев