Соңгы яңалыклар

Фото: ИлСаф өйләнгән!

Татарстанның халык артисты ИлСаф (Илсур Сафин) Инстаграмында шушы фотосюрпризны урнаштырды

Җырчы 15 ел никахлашып торган хатыны белән мөнәсәбәтләрен рәсмиләштергән. Бер сүз белән әйткәндә: ИлСаф бүген өйләнгән!

"Зиләмә сабырлыгы, улларыбыз өчен рәхмәт! Исәнлек-саулыкта, бәхет-шатлык белән балаларыбызны тигезлектә үстерергә язсын" дип яза ул фото астында.

ИлСаф белән Зилә ханымның уллары Җәмилгә – 11, Аязга – 3 яшь. Өлкәне спортны үз итә, йөзү белән шөгыльләнә. Кечкенәсе – балалар бакчасына йөри икән. 

Беренче хатыныннан булган кызы Энҗе хәзер үзе әни: ИлСафның кечкенә оныгы Сәфинә бар.

Матбугат.ру

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Нет комментариев