Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Гидрометеорология үзәгендә әбиләр чуагы килү вакытын әйттеләр

Россия Гидрометеорология үзәге фәнни җитәкчесе Роман Вильфанд сентябрь башында җылы һава торышы гадәти җәйнең дәвамы булганлыгын һәм әбиләр чуагына бернинди дә катнашы юклыгын әйтте.

Россиягә әбиләр чуагы килә, тик октябрьдә генә. Бу хакта Россия Гидрометеорология үзәге фәнни җитәкчесе Роман Вильфанд сөйләде, дип хәбәр итә «360»телеканалы.

«Сентябрь аенда әбиләр чуагы булмаячак. <...> салкын һава торышы - әбиләр җәе өчен бик көчле җитешсезлек ул», – дип аңлатты белгеч. Ул бу ай башында җылы һава торышы гадәти җәйнең дәвамы булганлыгын һәм әбиләр чуагына бернинди дә катнашы юклыгын әйтте.

Башлангыч исәпләргә сылтап, Вильфанд: «< ... > беренче декадада – октябрьнең беренче яртысында температура 15 градуска кадәр күтәреләчәк аяз, коры, уртача җылы көннәр булырга мөмкин», дип хәбәр итте.

Шул ук вакытта, Россия гидрометеорология үзәге фәнни җитәкчесе сүзләренә караганда, синоптиклар әбиләр чуагы җитүнең төгәл вакытын ул башланырга ике-өч көн кала гына билгели алачак.

Татар-информ

фото: Эльвира Мөбарәкшина/ "Хезмәт даны"

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk