Гаеткә  рәхим итегез!
Соңгы яңалыклар

Гаеткә рәхим итегез!

Быелгы Корбан бәйрәме 21-23 август көннәренә туры килә

Хөрмәтле райондашлар!  Быелгы Корбан бәйрәме 21-23 август  көннәренә туры килә. Корбан чалуны шушы 3 көн дәвамында башкарырга мөмкин. Бәйрәмгә багышланган гает намазы республикабыз мәчетләрендә 21 августта үткәрелә. Елдагыча һәр мәхәлләдә мәчетләргә тәкбир әйтеп килү оештырыла. Кукмара бистәсендә алдан килешенгән туплану урыннарыннан төркемләп кузгалып китү – 2 сәгать 40 минутта. Иртәнге намаз бу көнне 3 сәгать 15 минутта укылыр. Гает намазы – 4 сәгать 40 минутта. Ике намаз арасында – вәгазь.

Кукмара Үзәк мәчетенә тәкбир әйтеп килү 4 юнәлештә оештырыла:

1. “Агрохимсервис”  яныннан Г. Ибраһимов урамы буенча.

2. Автомәктәп яныннан Ст.Разин, Садовая урамнары буенча.

3. 1нче мәктәп-гимназия яныннан Ст.Разин, Толстой, Пионер урамнары буенча.

4. Җиңү паркы яныннан Ленин, Чернышевский, Мичурин урамнары буенча.

Гаеткә рәхим итегез!

фото: Рамиль Гали, "Татар-информ"

 

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Нет комментариев