Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Футбол буенча дөнья чемпионаты вакытында 1000нән артык волонтер хезмәт күрсәтә

“Волонтер – безнең илнең визит карточкасы” диде Яшьләр эшләре һәм спорт министры Владимир Леонов.

Футбол буенча дөнья чемпионаты кысаларында, Казанда, меңнән артык волонтер хезмәт күрсәтәчәк. Бу хакта бүген Чемпионатның шәһәр матбугат үзәгендә узган матбугат очрашуында Татарстанның Яшьләр эшләре һәм спорт министры Владимир Леонов әйтте.

“Аерым әйтергә кирәк, әлеге процесста күп санлы волонтерлар хезмәт күрсәтәчәк. Аларны сез монда – матбугат үзәгендә дә күрәсез. Шәһәр урамында, шулай ук “Казан Арена” футбол стадионында да волонтерларны очратырга була. Барысы меңнән артык волонтер эшли. Алар ярдәм кирәк очракта, үзләре белгән теләсә нинди мәгълүмат белән ярдәм итә ала. Шунысын да искәртергә кирәк, барлык волонтерлар да чит телдә сөйләшә белә. Бу яктан проблемалар юк”, - диде Леонов.

Министр волонтерларның илебез өчен әһәмиятен дә билгеләп үтте.

“Бүген волонтер ул – һәр кешене күтәренке рух, яхшы кәеф белән, елмаеп каршы алучы кеше. Волонтер – илебезнең визит карточкасы. Безнең волонтерлык хәрәкәте буенча тәҗрибәбез зур, ул инде 2013 елгы Универсиада вакытыннан ук килә. Бүген биредә эшләүче волонтерлар Татарстаннан гына түгел, башка төбәкләрдән генә дә түгел, хәтта чит илдән килүчеләр дә бар”, - диде Владимир Леонов.

“Татар-информ”, Чулпан Шакирова

Фото: Рамиль Гали

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk