Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Фото: Зур Кукмара мәктәбе ишегалдында Мияссәр Мансуровның бюсты ачылды

Ул зур оештыру сәләтенә ия булган, актив, бернәрсәгә дә битараф кала белмәгән тынгысыз күңелле шәхес иде

Зур Кукмара урта мәктәбендә әлеге уку йортына районыбызның танылган шәхесе Мияссәр Мансур улы Мансуровның исемен бирүгә багышланган тантаналы чара үткәрелде. Анда район җитәкчелеге, ветераннар, авыл халкы һәм мәктәп укучылары катнашты. Чыгышлардан соң, мәктәп ишегалдында Мияссәр Мансуровның бюсты ачылып, аңа чәчәкләр куелды. 

Мияссәр ага Мансуров авыл хуҗалыгы, төзелеш тармакларында эшләде, гомеренең соңгы көннәренә кадәр район ветераннар оешмасын җитәкләде. Аның гомуми хезмәт стажы 66 елга җыела. Ул зур оештыру сәләтенә ия булган, актив, бернәрсәгә дә битараф кала белмәгән тынгысыз күңелле шәхес иде. 

-    Мәктәпкә Мияссәр аганың исеме бирелү – барыбыз өчен дә зур горурлык. Бу исемне акларга тырышыгыз, - диде район Советы аппараты җитәкчесе Резедә Гаянова, укучыларга мөрәҗәгать итеп.

Ул зур хәрефләр белән язарлык чын Кеше иде, диделәр аның турында замандашлары.

фото: Эльвира Мөбарәкшина/ "Хезмәт даны"

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk