Вахитов исемендәге хуҗалыкта механизаторларны бәйрәмгә җыйганнар
Вахитов исемендәге хуҗалыкта язгы кыр эшләре тәмамланганнан соң, “Батыр” спорткомплексында механизаторлар өчен бәйрәм оештырылды. Әлеге чара мул табын артында үткәрелеп, матур җыр-биюләр, мавыктыргыч уеннар белән үрелеп барды. Янил, Вахит, Чура, Пчеловод, Лельвиж һәм Сәрдекбаш авыллары мәдәният хезмәткәрләренең чыгышлары һәркемне ял иттерде. Хуҗалык җитәкчесе Нәфыйк Хөсәенов хезмәтчәннәрне тәбрикләп, изге теләкләрен җиткерде.
Нет комментариев