Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Фото: Вахит авылында «Авыл бәйрәме-Сабан туе» гөрләде

Сабантуй кунакларын Татарстанның халык, Башкортстанның атказанган артистлары Зөлфия-Җәвит Шакировлар һәм аларның иҗат коллективы җыр-бию, уен-көлке бүләк иттеләр, халык белән эшләп, бар кешенең күңелен күтәрделәр.

Туган авылым, Вахит авылында күптән көтеп алынган “Авыл бәйрәме-Сабан туе” гөрләп узды. Бу елгы Вахит Сабантуен мин “Ел Сабан туе” дип атар идем, бар халык килешер дип уйлыйм. Бәйрәмдә машина куярга урын, утырып, хәтта басып торырга да урын юк иде, сабантуй мәйданы халык белән тулган, милли бәйрәмебезне карарга чит район-авыл кунаклары да бар иде. Бу бик зур сөенеч.

Елдагыча, традиция буенча авылыбыз Сабан туе Вахит авылы халкы, “Вахитов исемендәге” хуҗалык, Вахит авылында туып үскән, хәзерге вакытта чит төбәкләрдә яшәп, көн күрүче авылдашларыбыз, кунакларыбыз, спонсорларыбыз ярдәме белән үткәрелш. Һәрбер чараларда, уеннарда катнашучыларга бүләкләр бик мулдан булды.

Сабан туе “Вахитов исемендәге” хуҗалыкка керүче Вахит, Янил, Чура, Лелвиж авылларында мәдәният йортында эшләп килүче 80гә якын талантлы балалары “Тургай”, “Энҗе” бию төркемнәре, “Карендәшләр”, “Купанча” фольклор ансамбльләре, алып баручылар Шамиль Шәфигуллин-Гөлия Минемуллиналар Сабантуй мәйданында театральләштерелгән прологта катнашып, бәйрәмне башлап җибәрделәр.

Сабантуй кунакларын бәйрәм белән котлап, “Вахитов исемендәге” хуҗалык җитәкчесе Нәфыйк Хөсәенов, Янил авыл җирлеге башлыгы Илгизәр Корбанов, Кукмара районы башлыгы Сергей Димитриев, Кукмара районы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Рафак Хәлиуллиннар сәләм һәм котлау сүзләрен җиткерделәр, Вахит авылының зур дәрәҗәләргә ирешүләрен, тырыш хезмәт, матур күрсәткечләргә ия булуларын ассызыкладылар. Бию коллективлары янәшәсенә “Вахитов исемендәге” хуҗалыкта хезмәт куючылар, кыр батырлары, алдынгы механизаторлар, терлекчеләр, специалистларны бүләкләү тантанасы булды.

Милли көрәш, ат чабышы, аркан тартыш, чүлмәк вату, капчык киеп йөгерү, турникта тартылыш, капчык сугышы, көянтә белән су ташу, таяк тартыш һәм башка уеннар читтә калмады, халык бар уеннарда актив катнашып, зур бүләкләр отты.

Бәйрәмебез кунагы, Татарстан халыклары ассамблеясе рәисе урынбасары, Советның башкарма комитеты рәисе Николай Владимиров авылдашларыбызны бәйрәм белән котлап, Вахит мәдәният йортына 30 мең сумлык сертификат бүләк итте.

Сабантуй кунакларын Татарстанның халык, Башкортстанның атказанган артистлары Зөлфия-Җәвит Шакировлар һәм аларның иҗат коллективы җыр-бию, уен-көлке бүләк иттеләр, халык белән эшләп, бар кешенең күңелен күтәрделәр. Ә кичен, мәдәният йорты каршында Сабантуй кунаклары өчен дискотека, истә калырлык бәйрәм салюты булды.

“Авыл бәйрәме-Сабантуй” бәйрәме рәхәт атмосферада, күңелле, матур, күтәренке кәеф белән үтеп китте. Әлеге бәйрәмне оештыручыларга, җитәкчеләребезгә, авыл халкына, мәдәният хезмәткәрләренә зур рәхмәт.

Нияз Кәримуллин, Вахит авылы

Автор фотолары, Рафиль Закиров фотолары

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk