Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
Соңгы яңалыклар

Фото: Купка авылында әкият геройлары капчык белән сугыштылар

Эшчән халкы, киң күңеле белән күпләрне сокландырган авылым Купкада шау-гөр килеп “Авыл бәйрәме” уздырдык.

Авыл уртасындагы боз мәйданчыгында чана, чаңгы, тимераякта шуу, хатын-кызлар арасындагы хоккей уены, капчык сугышы, аркан тарту кебек спорт уеннары оештырылды. Шулай ук бу көнне биредә кайнар чәй һәм пылау белән сыйланырга да була иде. Бәйрәм матур җыр-биюләр һәм нәфис сүзләр белән үрелеп барды. Авылның яше-карты рәхәтләнеп күңел ачты, саф һавада сәламәтлекләрен ныгытты. Бәйрәм татар-халык биюләре һәм дискотека белән тәмамланды.

Заһидә Галимова, Купка мәдәният йорты мөдире

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев