Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Фото: Кукмарада сәламәтлек саклау өлкәсенең иң яхшы хезмәткәрләрен бүләкләделәр

Район Мәдәният йортында медицина хезмәткәрләренең бәйрәме булды


Район Мәдәният йортында Медицина хезмәткәре көне уңаеннан концерт узды. Медицина хезмәткәрләрен һөнәри бәйрәмнәре белән район башлыгы урынбасары Равия Каримуллина, район үзәк дәваханәсенең баш табибы Равил Халиев, поликлиника мөдире Руслан Димитриев һәм башкалар котлады. 

- Бу бәйрәм медицина хезмәткәренә генә түгел, ә бөтен халык өчен дә әһәмиятле. Чөнки кеше дөньяга килүнең беренче көннәреннән үк табибларның игътибары һәм кайгыртучанлыгы белән әйләндереп алынган. Бу тормышта кешеләргә сәламәтлек, тулы канлы тормыш шатлыгы бүләк итү, авыр газапларын җиңеләйтүдән дә гуманлырак һәм әһәмиятлерәк максат була алмый, - диде район үзәк дәваханәсенең баш табибы Равил Халиев, бәйрәм белән тәбрикләп. - Медицина - ул иң беренче чиратта, профессиональлек, игелеклелек һәм шәфкатьлелек дигән сүз. Еш кына мондый җаваплы эштә ялга да урын калмый. Иң элек сезгә хезмәтегезне намус белән башкарган өчен рәхмәт әйтәсе килә. Аның нәтиҗәләре сезне мөмкин кадәр ешрак шатландырсын, сайлаган һөнәрегез белән горурланырга нигез булсын. Безнең символыбыз - ак халат һәм ул һәрвакыт ак булсын. 

Тантаналы чарада сәламәтлек саклау өлкәсенең иң яхшы хезмәткәрләренә намуслы хезмәтләре өчен мактау грамоталары һәм рәхмәт хатлары тапшырылды.

фото: Алсу Гатауллина/ "Хезмәт даны"

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk