Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Фото: Кукмарада көчле җил каралты-кураларның түбәсен кубарган

Кичә көчле җил республиканың күп кенә районнарына зыян салды. Җил-давыл безнең Кукмара районын да читләтеп үтмәде.

-Давылның түбәләрне кубаруы турында Туембаш, Иске Каенсар, Нырья, Түбән Казаклар, Кенә Баш, Ташлы-Елга авылларыннан 10 хәбәр алынды. Җил нәтиҗәсендә ике гараж, алты сарай, ике йорт һәм ике мунчаның түбәсенә зыян килгән иде, - дип хәбәр итте район янгын-коткару гарнизоны начальнигы Ильмир Хәбибрахманов.
Давыл нәтиҗәсендә электр линиясендә дә өзеклекләр барлыкка килде. Район электр челтәре җитәкчесе Рөстәм Хаматов хәбәр итүенчә, көчле җил вакытында 19 торак пункт утсыз калды. Авария бригадасы хезмәткәрләре көче белән 22.30 сәгатьтә электр энергисе тапшыру яңадан көйләнде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk