Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Файдалы догалар

Йоклаганда курыккан һәм иртән иртүк җиңел торыр өчен нинди дога укырга кирәк?

Йоклаганда курыккан кеше укый торган дога:

Әгузү билләәһи мин газәәбиһи үә шәрри гыйбәәдиһи үә мин һәмәзәәтишшәйәәтыйни үә ән йәхъдүруун. (Сыенам Аллаһка Аның газабыннан, кешеләрнең начарлыкларыннан, шайтаннарның һәртөрле явызлыкларыннан һәм бәйләнүләреннән).

Иртән иртүк җиңел торыр өчен укыла торган дога:

Иртән кирәк булган вакытта уяныр өчен, йокларга яткач 3 мәртәбә "Аятел-Көрси" укыла. Аннары 3 тапкыр "Кәүсәр" сүрәсен укырга киңәш ителә. Аннан соң шушы дога укылыр: "Бисмилләәһиррахмәәниррахиим. Ләә тәъхузүһү синәтү/үә ләә нәүүм. Әллаһүммә сәһһир гайнии үә нәүүир кальбии үәлгыйльзатәл кальб" (Шәфкатьле, Рәхимле Аллаһ исеме белән. Аңа йокы да, йокымсырау да хас түгел. Йә Аллаһ! Күзләремне (вакытында) уят, йөрәгемне нурландыр һәм гафләт белән йоклап калудан сакла).

Иминлек, тынычлык сорап укыла торган дога:

Әллаһүммә инни әс/әлүкәл-гафвә үәлгаафиятә фид-дүнья үә әһлии үә мәәлии. (Йә Аллаһ, Синнән генә гөнаһларымны гафу итүеңне сорыйм. Синнән генә дөньялыкта, гаиләмдә тынычлык урнаштыруны сорыйм).

фото: Татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk