Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

"Елның медицина хезмәткәре" номинациясендә Балтач табибы җиңде

Ул - Субаш фельдшер-акушерлык пункты мөдире Раушания Әхмәтшина.

Бу минутларда Казанның "Пирамида" сараенда "Ел табибы-Ак чәчәкләр-2018" бәйгесенә йомгак ясау тантанасы бара. "Елның медицина хезмәткәре" номинациясендә җиңүгә Балтач үзәк район хастаханәсенең Субаш фельдшер-акушерлык пункты мөдире Раушания Әхмәтшина лаек булды.

Раушания Әхмәтшина үз участогында дүрт авыл халкы сәламәтлеген кайгырта. Субаш фельдшер-акушерлык пунктында 36 елдан артык эшли. Профилактикага зур игътибар юнәлтә.

Бу номинациядә җиңүгә, шулай ук, Алексеевск үзәк район хастаханәсенең Юеш көрнәле ФАП мөдире Зөфәр Сафин, Республика клиник онкологик диспансерының радионуклид терапия бүлегенең өлкән шәфкать туташы Гөлнара Вафина дәгъва кылган.

Татарстанда бүген 36 меңнән артык урта медицина хезмәткәре исәпләнә.

  • Бүген биредә "Ак чәчәкләр-2018" бәйгесенә йомгак ясала. "Ел табибы", "Елның медицина хезмәткәре", "Беренчел звеноның иң яхшы табибы", "Сәламәтлек саклау легендасы", "Уникаль очрак" номинацияләрендә җиңүчеләр бүләкләнә. "Сәламәтлек саклау өлкәсе легендасы" номинациясеннән тыш, һәркайсында 3 кандидатура тәкъдим ителгән булган. Бәйгедә катнашу өчен 152 гариза тапшырылган. Чагыштыру өчен, былтыр 146 гариза кабул ителгән булган. 

"Татар-информ", Гөлнар Гарифуллина

автор фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk