Автобуста 39 пассажир һәм машина йөртүче булган
Башкортстан республикасының Архангельск районында кичә кич Татарстан автобусы ауган. Анда 39 пассажир булган. Авариядә аларның алтысы һәлак булган, 21 кеше хастаханәгә озатылган, дип яза Татар-информ.

Юл һәлакәте булган урында составында территориаль бүлек җитәкчелеге һәм тикшерүчеләр булган оператив төркем, шулай ук Россия Тикшерү комитетының төбәк идарәсе криминалистлары эшли. Белгечләр авариянең барлык нечкәлекләрен ачыклый.
фото: соцсети
«Кукмор Татарстан» МАКС каналына язылыгыз
Нет комментариев