Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Атналык йолдызнамә

4 - 10 февраль

КУЧКАРЛАР (21.03-20.04) бу атнада планнарын актив рәвештә тормышка ашырыр. Сезне күптән борчыган сорауларга кызыклы идеяләр һәм көтелмәгән җаваплар барлыкка килер. Гомерлек мәхәббәтегезне очрату һәм гаилә кору өчен иң кулай вакыт.

ҮГЕЗБОЗАУЛАР (21.04-21.05) артык талчыгыр. Тискәре хис-кичерешләр һәм артык физик күнегүләрдән качыгыз. Дөрес тукланырга, күбрәк йокларга, еш саф һавада йөрергә, вакытыгызны күңелле кешеләр белән үткәрергә тырышыгыз. Сезнең вазыйфага кермәгән эшләрне үз җилкәгезгә йөкләмәгез.

ИГЕЗӘКЛӘР (22.05-21.06), хезмәт-тәшләрегезгә яки сезнең кул астында эшләүчеләргә югары таләпләр куймагыз, шулай ук үз эшләрегезне башкаларга йөкләмәгез. Килеп туган сорауларны, мәсьәләләрне сез яхшырак хәл итәчәксез. Ниһаять, шәхси тормышыгыз җайга салыныр.

КЫСЛАЛАР (22.06-22.07) өчен әлеге атна хис-кичерешләрен ачыкларга булышыр. Әгәр туганнарыгыз яки дусларыгыз сезнең ярдәмгә мохтаҗ икән, аларга булышудан баш тартмагыз, кулыгыздан һәм хәлегездән килгәннең барысын да эшләгез. Исегездә тотыгыз: кылган яхшылык һәрвакыт үзегезгә әйләнеп кайтачак.

АРЫСЛАННАРГА (23.07-22.08) финанс мәсьәләсендә сак булырга кирәк. Җиңел юл белән акча эшләргә тәкъдим итүчеләрдән ерак торыгыз. Атна сезгә көтелмәгән бүләк алып килер. Яңа танышулар перспективалы булырга мөмкин.

КЫЗЛАРНЫҢ (23.08-22.09) әйләнә-тирәсендә кызыклы идеяләре һәм тәкъдимнәре булган кешеләр барлыкка килер. Алар сезне тормышның икенче ягы белән таныштырыр. Очрашулар, сөйләшүләр, эшлекле кәгазьләргә кул куюлар уңышлы узарга тиеш. Шуны онытмагыз: проблемаларыгызның бер өлешен дуслар, танышлар яки якын кешең белән хәл итеп була.

ҮЛЧӘҮЛӘРГӘ (23.09-23.10) бу атнада көчләрен сакларга, стресслы хәлләрне булдырмаска киңәш ителә. Сез тиз үпкәлисез, юк-барга кызып китәсез. Теләсә-нинди вак-төяк тә чыгырыгыздан чыгарырга сәләтле. Шуңа күрә энергиягезне юк-барга сарыф итмәгез. Канәгатьлек хисе барлыкка китерә торган эшләр белән мавыгыгыз.

ЧАЯННАР (24.10-22.11) бу атнада кирәкле кеше белән килешә алмый икән, сөйләшүне күпмедер вакытка кичектереп тору яхшырак. Үҗәтлегегез нәтиҗәсендә бәхәс килеп чыгарга мөмкин. Зур эшләргә алынмавыгыз хәерле.

УКЧЫЛАРГА (23.11-21.12) хез-мәттәшләренең яки танышларының ярдәме кирәк булачак һәм, һичшиксез, алар сезгә булышачак. Сөйләшүләр һәм килешүләр төзү белән бәйле эш перспективалы булачак. Бу атна мәхәббәт өлкәсендә уңышлы, яңа кызыклы танышлар очрау мөмкинлеге дә бар.

КӘҖӘМӨГЕЗЛӘР (22.12-20.01) өчен әлеге атна һөнәри эшчәнлек өчен уңайлы чор. Булган белемнәрегезне кирәкле вакытта куллана аласыз. Яраткан кешегез белән мөнәсәбәтләрегезне ачыкламагыз, барыбер соңгы сүз сезнеке булмаячак.

СУКОЯРЛАРНЫҢ (21.01-20.02) бу атна энергиясе ташып торачак, шуңа да югары нәтиҗәләргә ирешәчәк. Сүз һәм вәгъдә бирүчеләргә алай ук ышанып бетмәгез. Яраткан кешегез белән мөнәсәбәтләрегездә сюрпризлар көтелә. Ә ялгыз сукоярлар яңа кешеләр белән танышачак.

БАЛЫКЛАРГА (21.02-20.03) мөстәкыйль рәвештә башкарырга туры килгән эшләр килеп чыгачак. Кабаланмагыз һәм ашыгыч нәтиҗәләр ясамагыз. Мәшәкатьләрне җиңеп чыгып, эшне билгеләнгән вакытта үти алачаксыз. Зур әйберләр сатып алудан тыелып торыгыз.

фото: pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев