2018 елдан соң туган беренче һәм өченче балага бирелә торган түләү турында
Соңгы яңалыклар

2018 елдан соң туган беренче һәм өченче балага бирелә торган түләү турында

Районда ел башыннан беренче балага 50 мең сум күләмендәге түләүне – 68, өченче бала өчен 100 мең сумны 10 ана алган.

Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты 2018нче елның 09 февралендә кабул ителгән 67нче номерлы карары нигезендә 2018 елның 1 гыйнварыннан авыл җирлегендә яшәүче әниләргә бер тапкыр бирелә торган түләү акчасы билгеләнә.

Әни кеше беренче баласын 25 яшь тулганчы алып кайтса 50000 сум;

29 яшь тулганчы өченче баласын алып кайткан әниләргә 100000 сум булачак.

Әмма бу акчаны алуның махсус шартлары бар. Бу шартлар түбәндәгеләр:

-Баланың 2018 елның 1 гыйнварыннан соң туган булуы;

-Әнинең дә, баланың да РФ гражданлыгы булырга тиеш;

-Авыл җирлегендә 3 ел яшәгән булуы.

-Бала туганнан соң 6 ай эчендә мөрәҗәгать итәргә кирәк.

Бер тапкыр бирелә торган түләү акчасын билгеләү өчен түбәндәге документлар тапшырыла:

-паспорт

-бала туу турында таныклык

-банкта ачылган счет реквизитлары.

Районда ел башыннан беренче балага 50 мең сум күләмендәге түләүне – 68, өченче бала өчен 100 мең сумны 10 ана алган.

Аш-Буҗи авылыннан Рузалия Миннемуллина 100 мең сумга ия булды.

Мөрәҗәгать итү өчен телефоннар: 2-83-94, 2-61-09, 2-76-11.

«Кукмор Татарстан» МАКС каналына язылыгыз


Нет комментариев