Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

100 яшьлек ветеран Татарстан Президентыннан Рәхмәт хаты алды

Рөстәм Миңнеханов әлеге хатны шәхсән үзе тапшырды

Янгын сагы ветераны Фәррах Хәйретдиновка – 100 яшь. 28 декабрьдә ул 101не тутырачак. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов гасыр бабаена Рәхмәт хаты тапшырды.

Фронтовик Президент белән бик җылы аралашты, аңа үзенең тормышын, сугышчан юлын сөйләде.

Хәйретдинов Фәррах Хәйретдин улы хәрби разведкада хезмәт иткән. Ул – Бөек Ватан сугышы һәм янгын сагы ветераны. Халкинголдан Берлинга кадәр барып җитеп, яңадан көнчыгышка кайткан кеше ул.

Фәррах Хәйретдин улы 1946 елда демобилизацияләнә. 1947 елда ул Синтетик каучук заводына эшкә урнаша, ә 1951 елдан Синтетик каучук заводы каршындагы 13нче янгын частендә бүлек командиры вазыйфасын башкара. Ветеран, 1970 елдан лаеклы ялда булуына карамастан, 1995 елга кадәр эшли.

Динара Прокопьева/ "Татар-информ"

фото: tatarstan.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев