Тагын бер ел кала тарихта (шигырь)
Акрын гына йомшак карлар ява, Җирнең йөзен күмеп аклыкка. Телибезме яки каршымы без - Тагын бер ел кала тарихта. Туктап тормый вакыт бер минут, Үтә көннәр, үтә гомерләр. Килеп җитте кабат яңа ел, Бәйрәм итә барча кешеләр. Мул табыннар, тәмле ризыклар, Чыршы исе, җемелди утлар. Яңа елның төне онытылмаслык Бүләк...
Акрын гына йомшак карлар ява,
Җирнең йөзен күмеп аклыкка.
Телибезме яки каршымы без -
Тагын бер ел кала тарихта.
Туктап тормый вакыт бер минут,
Үтә көннәр, үтә гомерләр.
Килеп җитте кабат яңа ел,
Бәйрәм итә барча кешеләр.
Мул табыннар, тәмле ризыклар,
Чыршы исе, җемелди утлар.
Яңа елның төне онытылмаслык
Бүләк итә сихри минутлар.
Яңа елның ап-ак кары кебек
Чиста булса иде күңелләр.
Куанычлар, шатлык белән генә
Узсын безнең алда гомерләр.
Бәйрәм белән дуслар, райондашлар,
Маймыл елын матур каршылыйк.
Маймыл кебек җитез булыйк, ләкин
Кеше булып һәрчак без калыйк.
Шаһидулла МОТЫЙГУЛЛИН
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев