Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Шигърият

Җир кешесе (шигърият)

"Урал" хуҗалыгы җитәкчесе Газинур Хәбибрахмановка Олыяз авылы пенсионерлары исеменнән олы рәхмәт булып ирешсен. Таң беленеп кенә килә әле, Җир кешесе инде аякта. Кояш нуры белән кул кысыша, Җил хәбәрен тыңлый кайчакта. Кышын йоклап яткан басуларга, Җан өретә язын игенче. Тирең түгеп, эшләп тапсаң гына Икмәк тәме була икенче. Вакытында чәч...

"Урал" хуҗалыгы җитәкчесе Газинур Хәбибрахмановка Олыяз авылы пенсионерлары исеменнән олы рәхмәт булып ирешсен.

Таң беленеп кенә килә әле,

Җир кешесе инде аякта.

Кояш нуры белән кул кысыша,

Җил хәбәрен тыңлый кайчакта.

Кышын йоклап яткан басуларга,

Җан өретә язын игенче.

Тирең түгеп, эшләп тапсаң гына

Икмәк тәме була икенче.

Вакытында чәч тә, эчерт, ашат җирне,

Ул да ачар сиңа куенын.

Эшләр беткәч, уйна да көл,

Бәйрәмендә сабан туеның.

Авылда туган, шунда үскән,

Эзләп йөрмәс икмәк агачын.

Кибет киштәсенә кунган батоннарның

Кара җирдә яши агасы.

Ипи кискән җирдә вагы кала,

Аны уйлап, нечкәләп тормыйсың.

Беләсеңме соң син бөек кешем,

Бер бөртегенә хәтта тормыйсың.

Итәк-җиңне җыеп, алдан аяк киенү,

Сезнең хуҗалыкка хас нәрсә.

Туган җире, газиз халкы өчен,

Җанын ярып бирер кирәксә.

Көн артыннан төн, айлар үтә,

Ел фасылы шулай куелган.

Җитәкченең хәтер дәфтәрендә

Җир-анабыз тирән уелган.

Кырда эшләгән яшьтәш егетләрнең,

Оныклары яши калада.

Ипи катысын футбол тубы итеп,

Тибеп йөртмәсләр инде алай да.

Белүемчә, сездә ике йөрәк,

Берсе олы, берсе "алтынлы".

Үрдән тәгәрәгән хуҗалыкны,

Таудан күрү, синең антыңмы?

фото: http://www.ambitour.ru/holidays.php?p=249

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk
2
X