Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Шигърият

Батырлык (шигырь)

Әй, абзыкай! Нишләп бу дөньяда Эшләп булмый икән батырлык? Сөйгәнемне саклап калыр идем, Исе китеп, шаклар катырлык. Аның өчен утка керер идем, Суга батса, су да тубыктан... Коткарырга җае чыкканы юк, Хәтәр хәлгә юктыр юлыккан. Чын! Җанымны бүләк итәр идем, Мәхәббәтем өчен жәлләми. Яратуым ифрат көчле минем, Эшләп булмый гына...

Әй, абзыкай! Нишләп бу дөньяда

Эшләп булмый икән батырлык?

Сөйгәнемне саклап калыр идем,

Исе китеп, шаклар катырлык.

Аның өчен утка керер идем,

Суга батса, су да тубыктан...

Коткарырга җае чыкканы юк,

Хәтәр хәлгә юктыр юлыккан.

Чын! Җанымны бүләк итәр идем,

Мәхәббәтем өчен жәлләми.

Яратуым ифрат көчле минем,

Эшләп булмый гына әллә ни.

Аның өчен тау күчерер идем,

Ком булырга әзер юлында.

Ай- кояшны алып төшәр идем,

Кулы булса минем кулымда.

Күтәрелеп, телгә килде абзый:

-Сызлатасың, егет, йөрәкне!

Син тынычлан, сөйгән ярың өчен

Андый батырлыклар кирәкми.

Я, әйт әле, сөйгән кешеңнең син

Авыр чагын берчак тойдыңмы?

Хәсрәтләрдән жаны сыкраганда,

Үз җилкәңне янәшә куйдыңмы?

Ачу касәләрең тулган мәлдә

Эндәшмичә бармы түзгәнең?

Юатырга тиеш вакытларда,

Үлчәдеңме әйтер сүзләрең?

Язмыш салкыннары кыерсытса,

Бирә алдыңмы җаның җылысын?

Көчлелекне читтән эзләмә син,

Батырлыкның бу - иң олысы!

Айгөл Вәлиуллина, Түбән Өскебаш-Азнакай

фото: https://yandex.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk