Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
Көн темасы

Татарстанда узган тәүлектә коронавирусның 98 яңа очрагы ачыкланган

Республикада бу бөтен вакыт эчендә 14 735 Covid-19 очрагы теркәлгән.

Татарстанда узган тәүлектә коронавирусның 98 яңа очрагы ачыкланган. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгына коронавирус буенча оператив штаб хәбәр итә.

Шуларның 6сы читтән кертелгән, 92се - элемтә нәтиҗәсендә. 27 кеше хастаханәгә урнаштырылган, 71 кеше өйләрендә дәвалана.

Казанда – 54, Чаллыда – 21, Югары Ослан районында – 5, Әлмәт һәм Түбән Кама районнарында – дүртәр, Биектау, Яшел Үзән һәм Лаеш районнарында – икешәр, Актаныш, Кайбыч, Мамадыш һәм Тукай районнарында берәр очрак ачыкланган.

Бөтен вакыт эчендә Татарстанда 14 735 Covid-19 очрагы теркәлгән, 11 200 терелгән, 49ы узган тәүлектә.

Рәсми статистика буенча, республикада COVID-19 дан 218 кеше үлгән.

фото: «Татар-информ» 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев