Йортны 2019 елның азагында куллануга тапшыру планлаштырыла
Кукмара шәһәренең Гафиатуллин урамында 21 фатирлы йорт төзү башланды. Бу хакта Татарстан Президенты каршындагы Дәүләт торак фонды хәбәр итә.

Бер подъездлы өч катлы торак йорт социаль ипотека программасы буенча төзелә. Йортны 2019 елның азагында куллануга тапшыру планлаштырыла.

Йорт төзелешенең инвесторы - Татарстан Президенты каршындагы Дәүләт торак фонды. Техник заказчысы – “Татарстан Республикасының баш инвестиция-төзелеш идарәсе” дәүләт казна учреждениесе, подрядчысы – “Домострой” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыять.
«Кукмор Татарстан» МАКС каналына язылыгыз
Нет комментариев