Бу ярыш "Ватаным Татарстан" газетасы гамәлгә куйган республиканың иң дәрәҗәле турниры — герой-шагыйрь Муса Җәлил истәлегенә узучы бәйгегә иң көчле һәм әзерлекле спортчыларны сайлап алырга ярдәм итә
Зур Кукмара авылындагы "Ялкын" спорт клубында район башлыгы призына милли көрәш буенча ярыш уздырылды. Ел саен февраль башында оештырылучы әлеге бәйгедә авыл җирлекләреннән килгән 100дән артык көрәшче катнашты.
Ачылу тантанасында район башлыгы Сергей Димитриев белән Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы, татарча милли көрәш федерациясенең райондагы рәисе Рафак Хәлиуллин көрәшчеләргә уңышлар һәм чиста җиңү теләде.
Исегезгә төшерәбез: бу ярыш "Ватаным Татарстан" газетасы гамәлгә куйган республиканың иң дәрәҗәле турниры — герой-шагыйрь Муса Җәлил истәлегенә узучы бәйгегә иң көчле һәм әзерлекле спортчыларны сайлап алырга ярдәм итә. Быел турнир 13-15 февральдә Актанышта үтәчәк.
фото: Эльвира Мөбарәкшина/ "Хезмәт даны"
«Кукмор Татарстан» МАКС каналына язылыгыз
Нет комментариев