Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Зур Сәрдектә "Ямьле җәй" бәйрәме узды

26 июль көнне Зур Сәрдек авыл мәдәният йорты ишегалдында "Ямьле җәй" дип аталган балалар бәйрәме үткәрелде. Бәйрәм китапханә һәм мәдәният йорты хезмәткәрләре белән берлектә оештырылган иде. Биредә кече һәм урта яшьтәге 100 ләп бала катнашты. Алар экологик табышмаклар, туган ягыбыз турында сораулар, табигать турында башваткычлар чиштеләр. Балалар җәй турында матур...

26 июль көнне Зур Сәрдек авыл мәдәният йорты ишегалдында "Ямьле җәй" дип аталган балалар бәйрәме үткәрелде. Бәйрәм китапханә һәм мәдәният йорты хезмәткәрләре белән берлектә оештырылган иде. Биредә кече һәм урта яшьтәге 100 ләп бала катнашты. Алар экологик табышмаклар, туган ягыбыз турында сораулар, табигать турында башваткычлар чиштеләр. Балалар җәй турында матур итеп шигырьләр укыдылар, хикәяләр төзеп сөйләделәр. Иң тапкыр балаларга жетоннар өләштеләр. Бәйрәмнең икенче өлешендә балалар белән саф һавада хәрәкәтле уеннар оештырылды. Балаларның һәркайсы бүләкләр алды. Ахырдан иң күп китап укучы Хөсәенова Дилә (3 класс), конкурсларда актив катнашкан китап укучылар Шәймәрданов Сәйдәш (5 класс), Шагабиева Йолдыз (7 класс), Ганиева Галия (6 класс) китапханәнең махсус бүләкләренә ия булдылар. Бәйрәмнең йомгаклау өлешендә балалар җәй боткасы һәм үлән чәе белән сыйландылар.

фото: http://images.yandex.ru/yandsearch

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: undefined яллар

erid: 2VtzqxWHLUk