Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Зөлфәт җиңүче

Татарстанда "Тарих эзләреннән" дип аталган Бөтенроссия бәйгесенә йомгак ясалды. Бәйгене Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министрлыгы белән берлектә "Идел" яшьләр үзәге оештырды. Бәйгедә Казахстаннан, Россиянең сигез төбәгеннән, Казаннан һәм Татарстанның алты районыннан укучылар катнашты. Җиңүчеләрне Татарстанның танылган рәссамнары, тарихчыларыннан торган жюри билгеләгән. Беренче урыннар Пермь һәм Оренбург өлкәсеннән ике укучыга...

Татарстанда "Тарих эзләреннән" дип аталган Бөтенроссия бәйгесенә йомгак ясалды. Бәйгене Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министрлыгы белән берлектә "Идел" яшьләр үзәге оештырды. Бәйгедә Казахстаннан, Россиянең сигез төбәгеннән, Казаннан һәм Татарстанның алты районыннан укучылар катнашты. Җиңүчеләрне Татарстанның танылган рәссамнары, тарихчыларыннан торган жюри билгеләгән. Беренче урыннар Пермь һәм Оренбург өлкәсеннән ике укучыга һәм Кукмара гимназиясенең 7 сыйныф укучысы Зөлфәт Хаҗиевка (укытучысы Гөлназ Нәҗипова) бирелгән. Зөлфәт Гаяз Исхакыйның "Зөлайха" әсәренә иллюстрация ясаган, аннотация язган. Зөлфәткә грамота һәм кыйммәтле бүләк тапшырылачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk