Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Затлы товарның бәясе кыйммәт

"Хезмәт даны" газетасын 31 ел алдырабыз инде. Әле дә истә: яңа өй салып, башка чыктык. Йорт җиһазларыннан бер диван, өстәл-урындыклар гына бар. Каралты-куралар, капка-коймалар юк. Кесә төбе дә саекты. Эшне кайсыннан башларга дип торганда, әти миңа: "Улым, барысы да акрынлап булыр, син иң беренче эш итеп район газетасына язылып куй...

"Хезмәт даны" газетасын 31 ел алдырабыз инде. Әле дә истә: яңа өй салып, башка чыктык. Йорт җиһазларыннан бер диван, өстәл-урындыклар гына бар. Каралты-куралар, капка-коймалар юк. Кесә төбе дә саекты. Эшне кайсыннан башларга дип торганда, әти миңа: "Улым, барысы да акрынлап булыр, син иң беренче эш итеп район газетасына язылып куй әле. Акчаңны кызганма, кеше рәтеннән синең өеңә дә хат ташучы килә икән, бу тулы канлы тормыш белән яши башлавыңны күрсәтә. Акча ул керә дә, бетә, ә газета ел буе көтеп алынган кунак кебек килеп тора, - диде. Аның сүзен тоттым. Хат ташучының беренче газетаны алып килүен хатыным белән бергә урамга чыгып көтеп алдык. Әти дөрес әйткән икән: мин берәүдән дә ким түгел, үз өем - үз көем, дигән канәгатьлек хисе иде күңелдә. Район газетасының "аягы" җиңел булды: бер-бер артлы каралтысы да, капкасы да ясалды, өй акрынлап җиһаз белән тулды.

Инде олыгаеп киләбез, яраткан газетабыз да быел 85 еллыгын үткәрергә җыена икән. Әмма картаерга ашыкмый әле ул. Әнә бит, районда үткәрелгән бер генә чарадан да читтә калмый, бар яңалыкларны белеп тора, әллә нинди акцияләр үткәрә, спорт ярышлары оештыра. Моңа бит күпме энергия кирәк! Гел шулай яшь булып калсын, районның киңкырлы тормышын яктыртып торсын иде дигән теләктә калам.

Кичә әле күршем белән сөйләшеп тордык.

-Газета бәясе арта икән, арзанлырагына язылмыйча булмас, - ди.

-Арзанлы газетаң айга ничә тапкыр чыга соң? - дим.

-Атнага бер килә, - ди бу.

-Димәк, айга дүрт тапкыр килеп чыга. Ә район газетасы аена сигез тапкыр килә. Исәпләп кара: арзанлы газетаңның бәясен икегә тапкырласаң, район газетасы бәясеннән артып китә бит. "Хезмәт даны"ның атналык телевидение программасы да бар, газетадан район яңалыкларын гына түгел, кемнең вафат булганын, кемгә ничә яшь тулганын да белеп торасың. Газета укымагач, үзеңне тормыштан читтә калган кебек хис итәсең бит ул.

-Әйе шул, - дип, минем белән килеште күршем.

Дөрес сүзгә җавап юк шул. Ә бәя артуга килгәндә, күңелле күренеш түгел, әлбәттә, кесәгә сукмый калмый. Әмма затлы товарның бәясе арзан булмый бит - үз- үземне әнә шулай дип тынычландырам.

Хәмзә Шаһвәлиев

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk