Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Юлларда 14 баланың гомере өзелгән

Агымдагы елның 11 аенда республикабыз юлларында балалар катнашы белән 564 юл-транспорт фаҗигасе булган, аларда 14 баланың гомере өзелгән, 611е төрле дәрәҗәдәге җәрәхәтләр алган. Фаҗигагә очраган балаларның 236ы -җәяүле, 60ы - велосипедта, 9ы мотоциклда булган. Автомобильдә пассажир буларак утырып барган балалар катнашындагы 259 юл һәлакәтендә 300е төрле дәрәҗәдәге имгәнүләр алган, 10...

Агымдагы елның 11 аенда республикабыз юлларында балалар катнашы белән 564 юл-транспорт фаҗигасе булган, аларда 14 баланың гомере өзелгән, 611е төрле дәрәҗәдәге җәрәхәтләр алган. Фаҗигагә очраган балаларның 236ы -җәяүле, 60ы - велосипедта, 9ы мотоциклда булган. Автомобильдә пассажир буларак утырып барган балалар катнашындагы 259 юл һәлакәтендә 300е төрле дәрәҗәдәге имгәнүләр алган, 10 бала дөньядан киткән, аларның 6сы балалар өчен махсус кәнәфиләргә утыртылмаган булган. Ягъни 12 яшькә кадәрге балаларны транспортта беркеткеч җайланмалар белән генә йөртү турындагы кагыйдә үтәлмәгән. Ел башыннан исәпләгәндә, балаларны мондый җайланмалардан башка йөрткән 23 мең машина йөртүче ачыкланган.
Балигъ булмаганнар катнашындагы юл-транспорт фаҗигаләре, кагыйдә буларак, мәктәп каникуллары чорында арта. Балалар күбрәк урамда булалар, еш кына, бигрәк тә кышларын, олы юл кырыенда уйныйлар. Аларны күзәтүчесез калдырырга ярамый. Машина руле артына утырганнар да юлга кинәт бала чыгу мөмкинлеген истә тотсыннар иде. Җәяүлеләргә юлны тиешле урында, машина йөртүченең юл бирүенә инангач кына чыгарга, бигрәк тә тәүлекнең караңгы вакытында игътибарлы булырга кирәк. бу вакытта киемнәрдә яктылык кайтаргыч элементлар кулланырга була.
Дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре каникуллар алдыннан һәм чорында - 22 декабрьдән киләсе елның 11 гыйнварына кадәр юл кагыйдәләрен бозучыларны ачыклау буенча эшне көчәйтә. Машина йөртүчеләр исә онытмасыннар: балаларның иминлеге - безнең кулларда.

фото http://www.sarov.com/news

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk
2
X