Яңа ел алды ярминкәсе гөрләде (+фото)
Кукмара поселогында авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерүчеләрнең Яңа ел алды ярминкәсе гөрләде. Авыл җирлекләре, шәхси хуҗалыклар, эшмәкәрләр үзләре җитештергән экологик яктан чиста яшелчә, җиләк-җимеш, төрле кайнатма, консервлар, сыйфатлы ит, бал һәм башка товарларны район халкына тәкъдим итте. Кышка запаслары кимегән мал асраучылар өчен печәне дә, ашлыгы да бар иде биредә. Туембаш...