Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Пиротехник эшләнмәләрне дөрес куллан!

Яңа ел бәйрәмендә күп кенә чаралар пиротехник эшләнмәләр кулланып үткәрелә. Аларны рәсми сату урыннарыннан гына алырга кирәк, базарлардан, киосклардан һәм башка сәүдә нокталарыннан алу тыела, чөнки анда кешеләрнең, бигрәк тә балаларның тормышына һәм сәламәтлегенә куркыныч тудыра торган, сертификатсыз пиротехник эшләнмәләр кайта. Үткән елда гына әлеге бәйрәм чорында республикада 5 кеше,...

Яңа ел бәйрәмендә күп кенә чаралар пиротехник эшләнмәләр кулланып үткәрелә. Аларны рәсми сату урыннарыннан гына алырга кирәк, базарлардан, киосклардан һәм башка сәүдә нокталарыннан алу тыела, чөнки анда кешеләрнең, бигрәк тә балаларның тормышына һәм сәламәтлегенә куркыныч тудыра торган, сертификатсыз пиротехник эшләнмәләр кайта. Үткән елда гына әлеге бәйрәм чорында республикада 5 кеше, шул исәптән ике бала шундый шартлаткычлардан зыян күргән.

Пиротехник эшләнмәләрне сатып алганда шуны исә тотыгыз: алар завод төргәгендә булырга, төргәктә исеме, партия номеры, эшләнгән вакыты, җитештерүче оешманың исеме яки шартлы индексы, төргәктә ничә эшләнмә икәне, яраклылык (гарантия) вакыты, авырлыгы, куркынычсызлык классы күрсәтелергә тиеш. Төргәктә шартлаткычны куллану, аны куллануга әзерләү, утильләштерү турындагы инструкция булуы зарур. Чит илдән кергән пиротехниканың кабында мәгълүматлар рус телендә булырга тиеш.

Пиротехник эшләнмәләрне җылыткыч приборлар янында һәм дымлы бинада сакларга ярамый. Махсус билгеләнгән мәйданчыкларда гына кабызу рөхсәт ителә, аңарчы инструкциясен укып карау кирәк. Ракеталар 15 метрдан алып 100 метрга кадәр биеклеккә очып менә. Алар стабилизаторлары - агач таякчыклары белән бергә оча, шуңа күрә аларны күмәргә яки скотч белән уратып куярга ярамый. Рим шәмен, киресенчә, скотч белән вертикаль рәвештә таякка яки берәр тотрыклы предметка беркетергә кирәк. Атып бетергәннән соң фейерверк янына шунда ук килергә киңәш ителми, чөнки ул бөтенләй янып бетмәгән булырга мөмкин. 18 яшьтән кечерәк балаларга һәм үсмерләргә пиротехник эшләнмәләрне куллану тыела. Алда әйтелгән кагыйдәләрне үтәгәндә генә Яңа ел бәйрәмен фаҗигасез үткәрербез.

Район янгын күзәтчелеге

фото http://www.uznchs.natm.ru/news/1/calendar/2013-12-10/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk