Суд приставлары акция үткәрә
Суд приставлары хезмәте Яңа ел бәйрәмнәре алдыннан "Яңа елга - бурычларсыз" дип исемләнгән традицион акция үткәрә. Әлеге акция бурычларын вакытында түләмәү белән бәйле проблемаларга халыкның игътибарын җәлеп итүгә юнәлдерелгән. Суд приставларының район бүлегеннән алынган мәгълүматларга караганда, хәзерге вакытта кукмаралыларның һәм оешма-предприятиеләрнең коммуналь түләүләр буенча 1 миллион 337 мең сум, иминият...
Суд приставлары хезмәте Яңа ел бәйрәмнәре алдыннан "Яңа елга - бурычларсыз" дип исемләнгән традицион акция үткәрә. Әлеге акция бурычларын вакытында түләмәү белән бәйле проблемаларга халыкның игътибарын җәлеп итүгә юнәлдерелгән.
Суд приставларының район бүлегеннән алынган мәгълүматларга караганда, хәзерге вакытта кукмаралыларның һәм оешма-предприятиеләрнең коммуналь түләүләр буенча 1 миллион 337 мең сум, иминият кертемнәре буенча 61 миллион 773 мең сум, салымнар буенча 10 миллион 10 мең сум, алиментлар буенча 43 миллион 251 мең сум, административ штрафлар буенча 1 миллион 667 мең сум, ЮХИДИ штрафлары буенча 1 миллион 710 мең сум, дәүләт пошлинасы буенча 1 миллион 503 мең сум һәм башка төр бурычлары җыелган. Гомумән алганда, барлык бурычлар күләме 755 миллион 952 мең сумнан артып китә.
Җыелган бурычлар буенча исәп-хисап ясап, Яңа елга тыныч күңел белән керсәк иде.
фото http://www.zaokskie-vesti.ru/power/3282.html
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев