Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Янгын чыгып йорт-җирсез калган Тимофеевлар гаиләсенә ярдәм кирәк

Әле үткән елның җәендә генә Иске Каенсар авылында булып, алты балалы Роза Тимофееваның тормышы җитеш булуына сөенеп кайткан идек. Үзе Югары Шөн фермасында сыерлар сава, ире белән улы Казанга йөреп төзелештә эшлиләр, бер улы студент, өчесе Поч.Сутер мәктәбендә укыйлар, төпчеге - аеруча иркә улы мәктәп яшенә җитмәгән иде. Эше барның...

Әле үткән елның җәендә генә Иске Каенсар авылында булып, алты балалы Роза Тимофееваның тормышы җитеш булуына сөенеп кайткан идек. Үзе Югары Шөн фермасында сыерлар сава, ире белән улы Казанга йөреп төзелештә эшлиләр, бер улы студент, өчесе Поч.Сутер мәктәбендә укыйлар, төпчеге - аеруча иркә улы мәктәп яшенә җитмәгән иде.

Эше барның ашы бар диләр бит.

-Тормышымнан канәгать мин. Балаларым белән чын күңелдән горурланам, бик тәртиплеләр. Күз тимәсен: җитди авырганнары, дәваханәдә ятканнары булмады. Экологик чиста ризык ашыйбыз: ит, сөт-май үзебезнеке. Икмәкне дә кәефем булганда үзем пешерәм, - дип сөйләгән иде 43 яшьлек туган көнен бәйрәм итәргә әзерләнүче хуҗабикә.

Кайгы-хәсрәт һич көтмәгәндә-уйламаганда килә шул. Тимофеевлар гаиләсенең дә гөрләп торган дөньясын ялкын ялмап алган. Хуҗалыкларында янгын чыгып, йорт-җирләре кара кисәүгә әйләнгән. Шулай итеп, кышка кергәндә йортсыз-җирсез калганнар. Ярый әле, үзләре исән-имин котылганнар, сәламәтлекләренә дә зыян килмәгән. Алай дисәң, борчылу, стресслар саулыкны ярыйсы ук какшатырга сәләтле.

Сыену урыны эзләп, гаилә күрше Киров районының Ершовка авылына килеп урнашкан. Роза - сыер савучы булып, ире Владислав карьерда эшли. Эш урыныннан вакытлыча торак бүлмә биргәннәр. Тыгын, әлбәттә. Тик кая барсыннар? Хезмәт хакына гына йорт салып булмый. Әле бит балаларын да укытасы бар. Дөрес, олысы Владимир элеккечә Казанда төзелештә эшли. Ике студент уллары бар: Саша Алабугада, Никита Вятка Аланының механика техникумында укый. Бердәнбер кызлары Юлия һәм уллары Максим хәзер Ершовка мәктәбенә йөриләр. Кечкенәсе Костя да 1 сыйныфка укырга кергән.

-Районыбызда рәхимле,олы йөрәкле кешеләрнең булуына, аларның ярдәменә өметләнәм.,- ди Роза Тимофеева. Без дә шундый фикердә. Тамчыдан күл җыела, диләр бит. Хәленнән, көченнән килгәнчә ярдәм кулы сузучылар табылса, Тимофеевлар гаиләсе тораклы булыр иде.

Акчаны күчерү өчен реквизитлар:

Банк получателя:

Волго-Вятский банк Сбербанка РФ

г.Нижний Новгород

БИК 049205603

ИНН 7707083893

КПП 163502001

Кор/счет 30101810600000000603

Р/счет 30301810442006006210

Счет 42307810062102803336/48

Вид вклада: универсальный

Тимофеева Роза Искандировна

Отд. "Банк Татарстан"

Доп. Офис №8610/742

422120, п.г.т. Кукмор, ул. Ленина, д.71

т.(84364)27986

фотолар гаилә архивыннан һәм http://www.newsru.com/arch/finance/20jul2009/nko.html алынды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk