Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

“Ялкын”да Степан Разин урамы кубогына футбол турниры үтте

Кукмара чын мәгънәсендә спорт белән яши дисәк, хата булмас. "Ялкын" спорткомплексында Степан Разин урамы кубогына традицион футбол турниры оештырылды. Быелгы бәйгедә катнашырга барлыгы 16 команда теләк белдергән, алар арасында тирә-күрше районнардан килүчеләр да бар. Командалар саны күп булганлыктан, оештыручылар аны олимпия системасы буенча үткәрделәр. Ягъни уенда җиңелгән командалар төшеп кала...

Кукмара чын мәгънәсендә спорт белән яши дисәк, хата булмас.

"Ялкын" спорткомплексында Степан Разин урамы кубогына традицион футбол турниры оештырылды. Быелгы бәйгедә катнашырга барлыгы 16 команда теләк белдергән, алар арасында тирә-күрше районнардан килүчеләр да бар. Командалар саны күп булганлыктан, оештыручылар аны олимпия системасы буенча үткәрделәр. Ягъни уенда җиңелгән командалар төшеп кала барды һәм финалда исә көчлеләр генә очрашты.

Егетләр туп типкән арада тамашачылар һәм катнашучылар арасында лотерея билетлары да уйнатылды. Алардан җыелган акча матди ярдәмгә мохтаҗ булган авыру бала Рамазанга тапшырылды.

Бер төркем футбол сөючеләр һәм матди ярдәм күрсәткән Алмаз Габидуллин тырышлыгы белән оештырылган тугызынчы турнир тәмам. Киләсе елда егетләр аны тагын да зуррак масштабта үткәрергә уйлыйлар. Ә быелгы уеннарның нәтиҗәләре түбәндәгечә: 1 урын -Зур Кукмара -2 командасы, 2 урын - Байлар Сабасы, 3 урын -Нур Баян, 4 урын -Степан Разин.

Футбол турнирына бер төркем ветераннар да чакырылган иде, аларны һәм футбол сөючеләрне район җитәкчесе Сергей Димитриев та тәбрикләде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk