Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

“Ялкын”да Динар Хафизов истәлегенә мини-футбол турниры узды

Зур Кукмара авылының футбол сөючеләре арасында дүртенче ел рәттән Динар Хафизов истәлегенә мини-футбол буенча турнир үткәрелә. Быел "Ялкын" спорткомплексында узган әлеге ярышта алты команда катнашты һәм алар арасында көрәш бик киеренке барды. Бәйгедә инде икенче ел рәттән Колхоз урамы командасы беренчелекне бирми. Икенче-өченче урыннары Яшьләр, Норма, Тау асты урамнары җыелма...

Зур Кукмара авылының футбол сөючеләре арасында дүртенче ел рәттән Динар Хафизов истәлегенә мини-футбол буенча турнир үткәрелә. Быел "Ялкын" спорткомплексында узган әлеге ярышта алты команда катнашты һәм алар арасында көрәш бик киеренке барды. Бәйгедә инде икенче ел рәттән Колхоз урамы командасы беренчелекне бирми. Икенче-өченче урыннары Яшьләр, Норма, Тау асты урамнары җыелма командасы һәм Яр буе урамы командасы бүлеште. Турнирның "Иң яхшы уенчы" исеменә - Алмаз Зәйнетдинов, "Иң яшь уенчы" исеменә - Нияз Йосыпов, "Иң яхшы капкачы" - Инсаф Мөбарбкшин, "Иң яхшы сакчы" исеменә Расил Газизуллин лаек булды.

Җиңүчеләргә Динарның әти-әнисе, дуслары, сыйныфташлары, авылдашлар тарафыннан әзерләнгән истәлек бүләкләре тапшырылды.

фото: http://www.nr2.ru/sports/431404.html

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk