Якташыбызның китабы басылуга быел 160 ел тула
2014 ел илебездә һәм республикабызда Мәдәният һәм сәнгать елы буларак игълан ителде. Шулай ук быел якташыбыз Җамалетдин Бикташиның "Фазаиле-ш-шөһүр яки саваплы гамәлләр" китабы басылып чыгуына да 160 ел тула икән.
Җамалетдин Бикташи хәзрәт 1803 елда Мәмәшир авылында туган. Мәмәшир, Мәчкәрә, Көек мәдрәсәләрендә гыйлем алгач, ул Мамадыш өязенең Шәдче авылында имам...