Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

“Озын толым” җиңүчесе Дилә Әминованың бәйгеләрдә беренче генә катнашуы түгел

"Озын толым" конкурсы җиңүче Дилә Әминова Байлангар урта мәктәбенең 7 сыйныфын бары тик бишле билгеләренә генә тәмамлаган. Диләнең мондый төр конкурсларда беренче генә катнашуы түгел икән. -Төркәш һәм Шепшеңәр авылларында узган Сабантуйларда да "Озын толым" бәйгесе үткәргәннәр иде. Мин аларда беренче һәм икенче урыннарны алдым, - ди ул. - Район...

"Озын толым" конкурсы җиңүче Дилә Әминова Байлангар урта мәктәбенең 7 сыйныфын бары тик бишле билгеләренә генә тәмамлаган. Диләнең мондый төр конкурсларда беренче генә катнашуы түгел икән.

-Төркәш һәм Шепшеңәр авылларында узган Сабантуйларда да "Озын толым" бәйгесе үткәргәннәр иде. Мин аларда беренче һәм икенче урыннарны алдым, - ди ул. - Район газетасы сайтында тавыш бирүләр вакытында барлык туганнарым, дусларым булышты. Соңгы нәтиҗәне күреп, бик сөендек.

Диләнең чәч озынлыгы - 1 метр 3 сантиметр. Атна саен үлчәп тора икән ул аны.

-Чәчемне кыш көннәрендә атнага бер, гадәттә мунчада, ә җәен ешрак юам, - ди озын толымлы кыз. - Миңа "Shamtu" дигән шампунь ошый. Аның белән юганнан соң, чәчем кабарып китә, ялтырап кала. Коелмасын өчен кычыткан, әрекмән тамыры, календула чәчәге төнәтмәсе белән чайкыйм, аларны җәйдән үк җыеп, киптереп әзерләп куям. Чәчем озын булса да, бер сәгать эчендә кибә. Фен бөтенләй кулланмыйм. Чәчне, баш тирәсен корыта, диләр бит аны.

Диләнең бертуган сеңлесе Эльвираның да чәче озын - 97 сантиметр. Кызлар икесе дә чәчләрен ярыша-ярыша үстерәләр. Әниләре Римма ханым, аның апасы да озын чәчле икән.

-Кечкенәрәк вакытта чәчне кистерәсе килгән вакытларда әниебез рөхсәт бирми иде, хәзер инде үзебез дә кызганабыз, - ди Дилә.

Төрле-төрле прическалар ясарга була, таратып йөрсәң дә бик матур ул озын чәч. Аннары егетләр дә күбрәк озын толымлы кызларга күз төшерә. Чәчтарашханәгә кергәнче бу хакта да онытмасагыз иде, кызлар.

Алсу ИДРИСОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk