Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Ялган паспорт белән кредит алучының эзенә төшә алмыйлар

Казанда полиция хезмәткәрләре 20-25 яшьләр тирәсендәге егетне эзли. Ул ялган документлар белән кредит алуда шикләнелә. Россия Эчке эшләр министрлыгының Казан буенча идарәсе матбугат хезмәтеннән хәбәр итүләренчә, 2015 елның июнь ахырында Яңа Савин районында урнашкан саклык учреждениесе вәкиле караклык турында полициягә хәбәр итә. Полиция хезмәткәрләре билгеле булмаган яшь кешенең, ялган паспорт...

Казанда полиция хезмәткәрләре 20-25 яшьләр тирәсендәге егетне эзли. Ул ялган документлар белән кредит алуда шикләнелә.

Россия Эчке эшләр министрлыгының Казан буенча идарәсе матбугат хезмәтеннән хәбәр итүләренчә, 2015 елның июнь ахырында Яңа Савин районында урнашкан саклык учреждениесе вәкиле караклык турында полициягә хәбәр итә. Полиция хезмәткәрләре билгеле булмаган яшь кешенең, ялган паспорт биреп, 30 мең сумнан артык суммага кредит алганлыгын ачыклаган.

Хәзер "Гагарин" полиция бүлеге хезмәткәрләре караклыкта шикләнелгән егетне эзләү белән мәшгуль. Полиция хезмәткәрләре әлеге егетнең башка җинаятьләргә дә катнашы булырга мөмкин дип тә фаразлый. Хәзерге вакытта әлеге мәгълүмат ачыклана. Нинди дә булса мәгълүматка ия булган кешеләрдән "Гагарин" полиция бүлегенә 221-47-52 телефон номерына, шулай ук аноним рәвештә 02, 052 телефон номерларына хәбәргә чыгулары сорыйлар. Бу хакта шәһәр мэриясенең рәсми сайты җиткерә.

http://intertat.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk