Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
Хәбәрләр

Ядегәр һәм Нырья мәктәпләре капиталь ремонттан соң үзләренең ишекләрен ачты (+фото)

Бүген Ядегәр һәм Нырья урта мәктәпләрендә тантаналы вакыйга булды - әлеге белем йортлары капиталь ремонттан соң үз ишекләрен ачтылар. Чараларда район башлыгы Рауил Рәхмәтуллин катнашты. Ядегәр мәктәбендә Югары һәм Түбән Шәмәрдән, Тарлау, Ядегәр авылларыннан 100 бала укый. Беренче сыйныфка исә быел 7 укучы керә. Укучыларны, укытучыларны, әти-әниләрне, кунакларны район башлыгы...

Бүген Ядегәр һәм Нырья урта мәктәпләрендә тантаналы вакыйга булды - әлеге белем йортлары капиталь ремонттан соң үз ишекләрен ачтылар. Чараларда район башлыгы Рауил Рәхмәтуллин катнашты.

Ядегәр мәктәбендә Югары һәм Түбән Шәмәрдән, Тарлау, Ядегәр авылларыннан 100 бала укый. Беренче сыйныфка исә быел 7 укучы керә. Укучыларны, укытучыларны, әти-әниләрне, кунакларны район башлыгы Рауил Рәхмәтуллин, "Восток" җәмгыятенең генераль директоры Сергей Димитриев, "Промкомбинат" җәмгыяте җитәкчесе Расих Шакиров, мәктәп директоры Салават Каюмовлар котлады.

Нырья урта мәктәбендә исә унбер авылдан килеп 228 укучы белем һәм тәрбия ала. 1 сыйныфка баручылар саны - 20. Бәйрәм тантанасында катнашучыларны шулай ук район башлыгы Рауил Рәхмәтуллин котлады. Мәктәп директоры Николай Данилов, "Урал" хуҗалыгы җитәкчесе Газинур Хәбибрахманов, "Стройком" җәмгыяте җитәкчесе Вадим Әхәтов, авыл җирлеге башлыгы Ваннур Рәхмәтуллин, район мәгариф идарәсе җитәкчесе Роберт Мансуровлар да үзләренең тәбрикләү сүзләрен ирештерделәр.

Ике мәктәптә дә сыйныф бүлмәләре, спорт заллары иркен, якты, чиста, заманча җиһазландырылган. Укучыларга булганны саклап тотып, тырышып укырга, тирән һәм төпле белем алырга гына кала.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев