Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Яңа ел бәйрәме үткәргәндә куркынычсызлык кагыйдәләрен сакларга кирәк

Яңа ел бәйрәмендә чыршы әйләнәсендә бенгаль утлары, фейерверклар арттыру, шәмнәр яндыру, петардалар куллану күңелле булса да, бик зур күңелсезлекләр китереп чыгарырга мөмкин. Бу бигрәк тә мәктәп, балалар бакчаларында үтә торган чараларга һәм кафе, кибетләрдә бизәлгән чыршыларга кагыла. Афәт булмасын өчен гади генә кагыйдәләрне үтәү мөһим. Халык күпләп катнаша торган бәйрәм...

Яңа ел бәйрәмендә чыршы әйләнәсендә бенгаль утлары, фейерверклар арттыру, шәмнәр яндыру, петардалар куллану күңелле булса да, бик зур күңелсезлекләр китереп чыгарырга мөмкин. Бу бигрәк тә мәктәп, балалар бакчаларында үтә торган чараларга һәм кафе, кибетләрдә бизәлгән чыршыларга кагыла. Афәт булмасын өчен гади генә кагыйдәләрне үтәү мөһим.

Халык күпләп катнаша торган бәйрәм эвакуацияләү өчен ике чыгу урыны булган бинаның беренче яки икенче катында үткәрелергә тиеш. Эвакуация юлларының янгыннан саклану таләпләренә туры килүе, ишек бикләренең эчке яктан җайлы, ачкычсыз ачылуы шарт. Күренеп торган, тиз генә алырлык урында кимендә ике янгын сүндерү җайланмасы булсын.

Чыршының бинадан чыгуга комачауламый торган урында нык беркетелгән булуы шарт. Ылыслары идән һәм түшәмнән кимендә бер метр ераклыкта булып, җылыту приборларыннан читтә торсын. Электр гирляндалары заводта эшләнгән һәм тәҗрибәле электромонтер тарафыннан куркынычсызлык кагыйдәләренә туры китереп куелырга тиеш. Чыбыклар ышанычлы изоляцияләнгән, сыгылмалы, җиз булырга, розетка аша ялганырга тиеш. Чыршыны яктыртуда кимчелекләр беленсә (чыбыклар җылыну, очкыннар чыгу), иллюминация төзәтелгәнчегә кадәр ут сүндерелергә тиеш.

Костюмнар һәм чыршы бизәкләре ясауда бертолет тозы, магний, башка тиз янучан матдәләр кулланмаска, шәмнәр, бенгаль утлары, фейерверклар һәм петардаларны бәйрәм барганда яндырмаска кирәк. Озак торып кипкән чыршы агачлары, ясалма-синтетик чыршылар бигрәк тә куркыныч. Ясалма чыршылар янганда агулы матдәләр бүленеп чыга.

Яңа ел бәйрәмнәренең өлкәннәр күзәтчелегендә үтүе, кеше күп җыелган урыннарда җитәкчелек вәкилләре һәм янгыннан саклау буенча җаваплы кешеләр булуы шарт.

Үзегезнең һәм якыннарыгызның хәвефсезлеген кайгыртыгыз, Яңа ел кичен күңелле һәм тыныч үткәрегез!

Кукмара районы Гадәттән тыш хәлләргә күзәтчелек итү бүлекчәсе

фото: http://www.ipnews.in.ua/index.php

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев