Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Тырыш клубына Яңа ел кичәсенә килүчеләрне җигүле ат каршылады

Безнең Тырыш авылы халкы бәйрәмнәрне бик ярата. Быел клубыбыз ишегалдында кардан ясалган Кыш бабай белән Кар кызын "утырткан" җигүле ат сыны авылдашларны, кунакларны шаккатырды. Җигүле ат ничек киендерелсә, бу ат та шулай "чын" итеп ясалган иде. Инде менә берничә ел рәттән мондый сыннар ясау буенча авылыбызның мәдәният йорты җитәкчесе Ринат...

Безнең Тырыш авылы халкы бәйрәмнәрне бик ярата. Быел клубыбыз ишегалдында кардан ясалган Кыш бабай белән Кар кызын "утырткан" җигүле ат сыны авылдашларны, кунакларны шаккатырды. Җигүле ат ничек киендерелсә, бу ат та шулай "чын" итеп ясалган иде. Инде менә берничә ел рәттән мондый сыннар ясау буенча авылыбызның мәдәният йорты җитәкчесе Ринат Шәрәфетдинов беренче урынны алып килә. Быелгы Яңа ел кичәсендә дә ул бөтен туганнары белән төрле образларга кереп "киенеп", мәзәк ясады. Ә Яңа ел кичәбезне карарга якын-тирә авыллардан да килүчеләр бар иде. Залда басып торырлык урын булмагач, күпләр фойеда калдылар.

-Кичәнең шундый күңелле узуына 11 сыйныф укучысы Илсөяр Галиәхмәтованың ярдәме зур булды, - диде Ринат.

Елдагыча, яңа елның беренче көнендә лотерея билеты уйнату оештырылды. Быел әлеге уен өчен 400 данә билет сатылган.

-Башка авылларда билет сатып алучы юк диләр. Мин билет ясый-ясый арып беттем, - ди елмаеп Ринат. Бу көнне шулай ук концерты да, мәзәкләре дә, бүләкләре дә шәп булды.

Фәридә ХИСАМОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk