Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Тугызынчы сыйныфлар татар теленнән имтиханны тест рәвешендә бирәчәк

Агымдагы елның 29 апрелендә республиканың IX сыйныф укучылары татар теленнән имтиханны яңача, ягъни тест рәвешендә тапшырачак. Алдагы елларда республикада татар теленнән имтиханны тәҗрибә рәвешендә үткәреп караганнар иде. Узган ел аны 8627 укучы яңача тапшырган. "5" ле алучылар - 31,62, ә тестны "2" легә бирүчеләр 3,22 процентны тәшкил иткән. Уртача балл...

Агымдагы елның 29 апрелендә республиканың IX сыйныф укучылары татар теленнән имтиханны яңача, ягъни тест рәвешендә тапшырачак.

Алдагы елларда республикада татар теленнән имтиханны тәҗрибә рәвешендә үткәреп караганнар иде. Узган ел аны 8627 укучы яңача тапшырган. "5" ле алучылар - 31,62, ә тестны "2" легә бирүчеләр 3,22 процентны тәшкил иткән. Уртача балл - 37,17. Быел исә әлеге сынау аша 36 меңнән артык укучы узачак.

- IX сыйныф укучылары өчен бу имтихан бернинди дә проблема китереп чыгармый. Моңа кадәр дә бар иде бит ул. Хәзер бары тик формасы гына үзгәрде: тест үтәчәкләр. Күпчелек әти-әниләр, балаларның теләге бу. Биремнәр укучыларның татар телен ни дәрәҗәдә үзләштерүенә карап, берничә юнәлештә әзерләнде. Сынау татар телен укыту буенча проблемаларны ачыкларга ярдәм итәчәк, - ди ТР мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов.

Татар мәктәбе укучысына имтихан тапшыру өчен - 3 сәгать 55 минут, ә рус мәктәбендәгеләргә 2 сәгать 30 минут вакыт каралган.

Мәгълүматлар ТР мәгариф һәм фән министрлыгы сайтыннан алынды

фото: http://www.chelnyltd.ru/ofitsioz/v_tatarstane_vvedeno_testirovanie_po_tatarskomu_yaziku_dlya_devyatiklassnikov

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk