Хезмәт даны
  • Рус Тат
  • Ташлап калдырылган малайның әнисен эзләү дәвам итә

    3 гыйнварда Казан шәһәренең Девятаев урамындагы торак йорт подъездында 2-3 яшендәге малай табылган. Россия Тикшерү комитеты белдергәнчә, бу малайның әнисе Арча балалар йортында тәрбияләнгән, Яшел Үзән шәһәрендә яшәүче 20 яшьлек хатын булырга мөмкин. Ул, үзен язылышмыйча яшәгән ире ташлап киткәннән соң, аңа үч итеп нәни улын ташлап калдырган. Хәзер әлеге...

    3 гыйнварда Казан шәһәренең Девятаев урамындагы торак йорт подъездында 2-3 яшендәге малай табылган. Россия Тикшерү комитеты белдергәнчә, бу малайның әнисе Арча балалар йортында тәрбияләнгән, Яшел Үзән шәһәрендә яшәүче 20 яшьлек хатын булырга мөмкин. Ул, үзен язылышмыйча яшәгән ире ташлап киткәннән соң, аңа үч итеп нәни улын ташлап калдырган. Хәзер әлеге ирдән һәм малайдан ДНК пробалары алына, аларның аталы-уллымы икәннәре ачыкланачак. Ә малайның әнисен эзләү эшләре дәвам итә. Икенче версия буенча аның әнисе - Казан кешесе, Түбән Новгородтагы колониядә җәза срогы үткәннән соң, Яңа ел алдыннан гына азат ителеп кайткан.

    Чыганак: http://www.tatpressa.ru

    Фото: http://www.evening-kazan.ru

    «Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: