Әсән-Елга авылында кичә янгын булган (+фото)
Кичә сәгать 15.38дә районыбызның Әсән-Елга авылының Яшьләр урамындагы йортларның берсендә янгын чыга. Янгын нәтиҗәсендә ике фатирлы йорт һәм сарайлар янып бетә, мал-туар ут эчендә калып һәлак була. Хәзерге вакытта янгын чыгуның сәбәпләрен ачыклау бара, дип хәбәр итте Кукмара районы буенча янгын күзәтчелеге бүлекчәсе начальнигы Фәнил Сәгыйтов. Янгын өченче хуҗалыкның каралты-курасын...
Кичә сәгать 15.38дә районыбызның Әсән-Елга авылының Яшьләр урамындагы йортларның берсендә янгын чыга. Янгын нәтиҗәсендә ике фатирлы йорт һәм сарайлар янып бетә, мал-туар ут эчендә калып һәлак була. Хәзерге вакытта янгын чыгуның сәбәпләрен ачыклау бара, дип хәбәр итте Кукмара районы буенча янгын күзәтчелеге бүлекчәсе начальнигы Фәнил Сәгыйтов.
Янгын өченче хуҗалыкның каралты-курасын юкка чыгара. Бүгенге көндә әлеге йортларда яшәгән ун кешенең торыр урыны юк. Мөмкинлекләрдән чыгып, аларга ярдәм итсәк иде!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев