Хәбәрләр

Саба районында һәлакәт: 6 нчы кеше – йөртүче дә үлгән

2 май төнендә Саба районында булган юл-транспорт һәлакәте турында хәбәр иткән идек. Һәлакәт турында яңа мәгълүматлар билгеле булды, дип яза intertat.ru. Байлар Сабасы - Килдебәк юлында ике машина - "ВАЗ-2114" һәм "Митсубиси" автомобильләре бәрелешү аркасында ватан машинасында булган 5 егет тә һәлак булган иде. Алар барысы да Арташ авылыннан, яшь...

2 май төнендә Саба районында булган юл-транспорт һәлакәте турында хәбәр иткән идек. Һәлакәт турында яңа мәгълүматлар билгеле булды, дип яза intertat.ru.

Байлар Сабасы - Килдебәк юлында ике машина - "ВАЗ-2114" һәм "Митсубиси" автомобильләре бәрелешү аркасында ватан машинасында булган 5 егет тә һәлак булган иде. Алар барысы да Арташ авылыннан, яшь егетләр булган.

Кызганыч, авыр хәлдә хастаханәгә озатылган "Митсубиси" шоферының да гомерен саклап кала алмаганнар - икенче көнне ул да хастаханәдә җан биргән.

источник текст и фото: http://intertat.ru/

«Кукмор Татарстан» МАКС каналына язылыгыз


Нет комментариев