Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Руль артында тәмәке тартсаң, эштән куачаклар

9 ноябрьдән Казанда җәмәгать транспорты йөртүчеләренең руль артында вакытта тәмәке тарту һәм кәрәзле телефоннан сөйләшүләренә каршы көрәш буенча махсус айлык старт алды. Шул уңайдан ай дәвамында шәһәрдә махсус чаралар үткәреләчәк. Оператив реакция белдерү өчен Башкарма комитетның Транспорт комитетында тәүлек әйләнәсе кайнар линия эшләячәк. Әлеге телефон номеры - 275-30-50. Транспорт предприятиеләрендә...

9 ноябрьдән Казанда җәмәгать транспорты йөртүчеләренең руль артында вакытта тәмәке тарту һәм кәрәзле телефоннан сөйләшүләренә каршы көрәш буенча махсус айлык старт алды. Шул уңайдан ай дәвамында шәһәрдә махсус чаралар үткәреләчәк.

Оператив реакция белдерү өчен Башкарма комитетның Транспорт комитетында тәүлек әйләнәсе кайнар линия эшләячәк. Әлеге телефон номеры - 275-30-50.

Транспорт предприятиеләрендә "Выбор" профилактик бәйлелек үзәге хезмәткәрләре катнашлыгында тематик очрашулар үткәреләчәк. 19 ноябрьдә билгеләп үтелә торган тәмәкедән баш тарту көнендә "Тәмәкене конфетка алмаштыр" акциясе уздырылачак.

Айлык дәвамында теркәлгән барлык тәртип бозулар да Транспорт комитетындагы комиссиядә атна саен каралачак. Нәтиҗәләр буенча тәртип бозучыларга карата административ җәзадан алып, эштән азат итүгә кадәрге чаралар күреләчәк, дип хәбәр итә шәһәр мэриясенең рәсми мәгълүмат чыганагы.

http://intertat.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk