Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Өркештә Рамазан ае уңаеннан лагерь һәм җыен узачак

Кукмара районы Өркеш авылы "Мәдинә" мәхәлләсендә 1 августтан 15 яшьтән өлкән мөслимәләр өчен лагерь эшләячәк. 11 августта исә Рамазан ае хөрмәтенә зур бәйрәм - мөселманнар җыены үткәрелә. Мөнәҗәтләр, спорт ярышлары, конкурслар оештырылачак. Мәхәлләдә җәй буе практикага кайткан "Ислам динен кабул итүгә 1000 ел" исемендәге мәдрәсә шәкерте Равил Галимов лагерь эшләрен...

Кукмара районы Өркеш авылы "Мәдинә" мәхәлләсендә 1 августтан 15 яшьтән өлкән мөслимәләр өчен лагерь эшләячәк. 11 августта исә Рамазан ае хөрмәтенә зур бәйрәм - мөселманнар җыены үткәрелә. Мөнәҗәтләр, спорт ярышлары, конкурслар оештырылачак.

Мәхәлләдә җәй буе практикага кайткан "Ислам динен кабул итүгә 1000 ел" исемендәге мәдрәсә шәкерте Равил Галимов лагерь эшләрен оештыруда зур тырышлык куя, дип хәбәр итә мәдрәсә мөгаллимәсе Фәния ханым Җәләлиева.

Биредә 1 июньнән якын-тирә авыллардан җыелган 15 балага әдәб-әхләк, башлангыч дини белем бирү дәресләре оештырылды. 20 июньнән Казаннан, Әлмәттән килүчеләр өчен "Әниләр-бәбиләр" лагере эшләде. Бу көннәрдә 5-12 яшьлек балалары белән килгән әниләр дә, әбиләр дә дини белем алдылар, болын-тауларда йөрделәр, җиләк җыйдылар, спорт белән шөгыльләнделәр. Бүгенге көндә авылда дәгъвәт эше алып барыла. Мәчет төзелеше бара.

http://images.yandex.ru/yandsearch

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: өркеш лагерь рамазан

erid: 2VtzqxWHLUk