Хезмәт даны
  • Рус Тат
  • Лагерь тег белән яңалыклар

    • 14 август 2013 - 08:51
      "Кояшкай" балалары "Берсут" лагеренә китте
      "Кояшкай" социаль приютында тәрбияләнүче балалар Мамадыш районында урнашкан "Берсут" лагеренә җәйге ялга киттеләр. Биредә алар төрле сәламәтләндерү, мәдәни чараларда катнашып, ике атна дәвамында ял итәчәкләр. Шулай ук, "Кояшкай"ның 14 тәрбиячесе шушы көннәрдә Болгарга барып, борынгы татар җирләрендә сәяхәт итеп кайттылар. фото: http://turbaza.ru/respublika-tatarstan/bersut/
    • 31 июль 2013 - 10:41
      Бүген "Нараткай" лагереның икенче сменасы ябыла
      Бүген Камышлы һәм Янил авылларында урнашкан "Нараткай" лагерьларының икенче сменасы ябылу узачак. Әлеге сменада биредә 200дән артык бала ял иткән. Лагерьның өченче сменасы Камышлы авылында, 4 августта эшли башланачак. Ул ике атна дәвам итәчәк.
    • 30 июль 2013 - 08:19
      Өркештә Рамазан ае уңаеннан лагерь һәм җыен узачак
      Кукмара районы Өркеш авылы "Мәдинә" мәхәлләсендә 1 августтан 15 яшьтән өлкән мөслимәләр өчен лагерь эшләячәк. 11 августта исә Рамазан ае хөрмәтенә зур бәйрәм - мөселманнар җыены үткәрелә. Мөнәҗәтләр, спорт ярышлары, конкурслар оештырылачак. Мәхәлләдә җәй буе практикага кайткан "Ислам динен кабул итүгә 1000 ел" исемендәге мәдрәсә шәкерте Равил Галимов лагерь эшләрен...
    • 25 июль 2013 - 10:30
      "Нараткай" лагеренда Сургут кызы әйдаман булган
      Камышлы авылы янында урнашкан "Нараткай" лагеренда бүгенге көндә 97 бала ял итә. Әлеге смена 31 июльгә кадәр эшләячәк. Өченче сменага исә бер төркем чаңгычыларның килүе көтелә. -Биредә балаларга ял итү, сәламәтлекләрен ныгыту өчен бар мөмкинлекләр дә тудырылган, - ди лагерь начальнигы Любовь Романова. - Мин үзем "Нараткай"да беренче сыйныфтан ял...
    • 19 июль 2013 - 06:19
      "Нараткай" лагеренда бүгенге көндә 97 бала ял итә
      Камышлы авылы янында урнашкан "Нараткай лагеренда бүгенге көндә 97 бала ял итә. Әлеге смена 31 июльгә кадәр эшләячәк. Өченче сменага исә бер төркем чаңгычыларның килүе көтелә. Без килгәндә кызлар-малайлар, бердәм булып җыелып, уен белән мавыгалар иде. Кайсы таганда атына, турникта күтәрелә, "әбәк"ле уйный. Саф һавада, табигать кочагында рәхәтләнеп ял итүче...
    • 20 июнь 2013 - 05:35
      Кукмарада балаларның лагерьдан кайтасы килми
      Укучыларның җәйге каникуллары гөрли. Бу көннәрдә кемдер авылда, табигать кочагында, ә кемдер лагерьларда рәхәтләнеп ял итәдер. Районда мәктәп яны лагерьлары үз эшләрен инде июнь башында ук башлап җибәргәннәр иде, шушы көннәрдә "Нараткай" да беренче смена балаларын кабул итте. Ян күршеләребез - гимназиядә оешкан лагерьда быел 65 бала тупланган. Юл уңаеннан...
    • 20 июнь 2013 - 04:35
      Гимназиянең лагерь балалары туган як табигатен өйрәнә
      Районның балалар китапханәсендә Экология елы кысаларында "Табигатьне өйрән һәм сакла" дигән әңгәмә-дәрес уздырылды. Дәрестә Кукмараның беренче гимназиясенә җәйге лагерьга йөрүче башлангыч сыйныф укучылары катнашты.
    • 18 июнь 2013 - 07:08
      "Нараткай" лагере балалар кабул итте
      Кичә Камышлы авылы урманы янында урнашкан "Нараткай" лагере эшли башлады. Биредә укучылар 3 сменада ял итәчәк. Кукмара үзәк һәм балалар китапханәләре биредә көн дә кызыклы чаралар, күргәзмәләр оештырачак. Күчмә китапханә кысаларында китап уку мөмкинлеге тудырачак.
    • 16 май 2013 - 09:42
      “Нараткай” лагере быел да өч сменада эшләячәк
      Районыбызның Камышлы урманы итәгенә сыенып урнашкан "Нараткай" лагеренда балаларны кабул итү өчен хәзерлек эшләре төгәлләнеп килә. Быел 7 яшьтән 17 яшькә кадәр балаларның ялын өч сменада оештыру планлаштырыла. Беренче смена - 17 июньнән 7 июльгә, икенче смена - 11 нән 31 июльгә, ә өченче смена 4 августан 24 августка кадәр...
    Реклама